«Безне берләштерүче көн!»: патриотик агарту сәгате (6+)

Һәр елны, 4 ноябрь көнне, Россиядә Халыклар бердәмлеге бәйрәме билгеләп үтелә, ул Ватанга һәм халыклар арасындагы дуслыкка багышланган. Бу вакыйга уңаеннан 16 нчы санлы китапханә «Безне берләштерүче көн!» дигән патриотик агарту сәгате үткәрде.

Час патриотического …
IMG-20221026-WA0024
IMG-20221026-WA0008
IMG-20221026-WA0007

Чарада балалар Халыклар бердәмлеге көне тарихы белән танышты, Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскийлар турында мәгълүмат алды. Аннан соң укучыларга Россия тарихы, аның күренекле урыннары, символлары, шулай ук илебезнең бөек шәхесләре турында төрледән-төрле сораулардан торган викторина тәкъдим ителде. Очрашуда катнашучылар сорауларга җиңеллек белән җавап бирде, бик күп кызыклы һәм үзләре өчен яңа нәрсәләр белде. «Дус-тату яшәү өчен нишләргә кирәк?» уены вакытында балалар үзләренең кызыклы һәм үзенчәлекле вариантларын тәкъдим итте. 
Чараны тәмамлап, яшь китап сөючеләр илебез гимнын башкарды һәм «Без Россиядә яшибез» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: